Казанда әдәби тәрҗемә итү буенча студентлар конкурсына нәтиҗә ясалды
«Татар-информ»
Казанда студентлар арасында Шәрәф Мөдәррис исемендәге тәрҗемә итү конкурсы финалистлары билгеле булды.
Әлеге конкурс студентлар арасында беренче тапкыр уздырылган. Конкурста катнашыр өчен КДУның роман-герман филологиясе, татар филологиясе һәм тарихы факультетларыннан, шулай ук ТДГПУның чит телләр факультетыннан 22 гариза бирелгән булган, дип хәбәр итә КДУның матбугат хезмәте.
Оештыручыларның сүзләренә караганда, конкурсның биреме булып сәләтле татар яшьләрен табу, татар теле һәм әдәбиятына кызыксыну уяту, әдәби тәрҗемә ясауга игътибар бирү тора.
Конкурс ике турдан торган. Беренче тур – читтән торып, жюри төзегән тәрҗемә ясау тестларына карап бәяләгән. Икенче турда язучыларның иҗатын яхшы белү соралган.
Конкурсның җиңүчесе булып ТДГПУ студенты Гөлназ Муллаянова табылды. 2 нче урынны Айгөл Муллаянова (ТДГПУ) яуласа, 3 нче урынга Әнисә Нәбиуллина (КДУ) лаек булды.
Жюри рәисе, КДУның роман-герман филологиясе кафедрасы доценты Роза Әюпованың сүзләренчә, финалистларның барысы да югары бәягә лаеклы булганнар.
Әмма финалистлар өчен әле конкурс тәмамланмаган. Алар өстәмә әңгәмә үтәчәкләр. Һәм нәтиҗәдә иң яхшы катнашучы Халыкара төрек Евразия фондының сертификаты белән бүләкләнәчәк. Ул өч ай Калифорния штатының (АКШ) белем бирү учреждениесендә стажировка үтә алачак.