КӨНҮЗӘК ТЕМА: “Дини мәдәниятлар нигезләре” курсының структурасы расланды
Шушы көннәрдә “Дини мәдәниятлар нигезләре һәм җәмгыяви этика” комплекслы укыту курсының структурасы расланды. Укыту комплексы 2009-2010 елларда Россия Федерациясенең 19 субъектында апробация узачак. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, курсны булдыруда Россия Фәннәр академиясе, Россия мәгариф академиясе, Мәгарифне үстерү Федераль институты, Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү академиясе галимнәре, дини конфессияләр вәкилләре катнашкан.
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко әйтүенчә: “Бу тулысынча җәмгыяви курс, аны гади педагоглар укытачак. Балалар төп диннәрнең тарихы һәм мәдәнияты, җәмгыяви этика кыйммәтләре турында белем алачак”.
"Курс 4 блоктан гыйбарәт. Ватанпәрварлык кыйммәтләренә, иҗтимагый иттифак факторы буларак мәдәниятара һәм конфессияара диалогка багышланган 1 һәм 4 блоклар бөтен сыйныф өчен уздырылачак”, - дип хәбәр итә курсның укыту-методик тәэмин ителешен булдыручы группа координаторы Марианна Шахнович.
Матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 2010 елның гыйнвар аеннан алып, апробациядә катнашучы мөгаллимнәрне һөнәри яңадан укытырга планлаштыралар.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Комплекслы укыту курсы программасының якынча үрнәге.doc | 103 KB |