«Педагогик Олимп – 2010»
14 Dec, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы «Педагогик Олимп – 2009» исемле республикакүләм конкурсы старт ауы турында хәбәр итә.
Бәйгедә гомуми белем бирү оешмаларының педагогик сыйныфлары (группалары) укучылары, югары һәм урта һөнәри белем бирү педагогик уку йортларының студентлары, шулай ук укыту, фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышлары өчен премиягә дәгъва кылучы яшь мөгаллимнәр катнаша ала. Республиканың мәгариф системасына югары квалификацияле кадрлар әзерләү - әлеге чараның төп максаты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге. Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.