Студентларның һәм аспирантларның фәнни эшләре буенча Бөтенроссия ачык конкурсы игълан ителде
М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты (философия факультеты) һәм "Бастион" перспективалы эзләү Фонды студентлар һәм аспирантлар арасында Бөтенроссия ачык конкурсы үткәрә. Катнашучыларның эшләре гуманитар мәгълүмати технологияләр өлкәсенә карый. Эшләр 2008 нче елның 31 мартына кадәр кабул ителә.
Конкурста, шулай ук, политология, социология, психология, журналистика, юриспруденция, гамәли математика, мәгълүмати технологияләр һ.б. юнәлешләр өстендә эшләүче иҗади коллективлар катнаша ала.
Җиңүчеләр акчалата премияләр алачаклар. Шулай ук дәүләт хакимияте органнарында, Россиянең финанс-сәнәгать төркемнәрен әйдәүче мәгълүмат-аналитика бүлекчәләрендә, Россиянең массакүләм мәгълүмат чараларында стажировка үтәргә мөмкинлекләр, башка төр бүләкләр дә каралган. Конкурста катнашырга хокук алган барлык эшләрнең тезислары аерым җыентык булып басылачак.