Казанда иртәгә “Лингвистик атлас: модельләр һәм технологияләр” мәктәп-семинары башлана
Казанда 10-12 декабрь көннәрендә “Лингвистик атлас: модельләр һәм технологияләр” дигән TEL’2009 XI Казан мәктәп-семинары уза. Җыенны Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе, академиянең Гамәли семиотика институты, Казан дәүләт университеты, Россия Ясалма Интеллект Ассоциациясе, Россия Компьютер лингвистикасы һәм интеллектуаль технологияләр ассоциациясе, “Сәләт” татар яшьләре иҗтимагый фонды оештыра.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең рәсми сайт хәбәрләренә караганда, әлеге чара табигый телне компьютер ярдәмендә һәм когнитив модельләштерү өлкәсендә эшләгән, КДУда кибернетика үсешенә зур өлеш керткән профессор Р.Бохараев истәлегенә багышлана.
Семинар вакытында лингвистик атлас, лингвистик мәгълүмат базасы, сүзлекләр, онтологияләр, милли телләр модельләре, когнитив модельләштерү, сөйләм анализы һәм синтезы һәм башка мәсьәләләргә багышланган темалар күтәрелә.
TEL’2009 программасы лекцияләр, дискуссияләр, докладлар белән чыгуны, шулай ук программа системаларын күрсәтүне күз алдында тота.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru