“Ел сыйныф җитәкчесе” конкурсының финал өлеше старт алды
12 Mar, 2008 Раил Гатауллин
Бүген Казанның 170 нче номерлы мәктәбендә “Ел сыйныф җитәкчесе” республика конкурсының финалы ачылды. Финалда республика турына үткән 21 сыйныф җитәкчесе катнашачак.
Финал мероприятияләре кысаларында конкурста катнашучылар компьютерда тест үтәчәкләр, үзләренең проектларын яклаячаклар, “Сыйныф җитәкчесе тормышыннан бер көн” презентациясен күрсәтәчәкләр. Әлеге сынаулардан соң конкурсның 10 финалисты билгеле булачак. Аннан аларга республика жюрилары билгеләгән тема буенча халык алдында чыгыш ясарга туры киләчәк.
Конкурсның нәтиҗәләре 14 март көнне игълан ителәчәк.