"Нанотехнологияләр - киләчәккә адым" нанотехнологияләр буенча II Бөтенроссия интернет олимпиадасы
Россиянең федераль порталы "Нанотехнологияләр - киләчәккә адым" (e-NANOS'08) нанотехнологияләр буенча II Бөтенроссия интернет олимпиадасына катнашучыларны теркәү башлануы турында хәбәр итте.
Олимпиаданың максаты - нанотехнологияләр өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру, әлеге фәнни өлкә белән кызыксынучы яшьләрне кызыксындыру һәм яңа эзләнүләргә этәрү.
Быел Олимпиада ике этаптан тора. Читтән торып үткәрелүче беренче тур мәктәп укучылары өчен 6-11 апрельдә, калган катнашучылар өчен - 12-20 апрельдә үткәреләчәк. Икенче тур 15-17 май көннәрендә М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында узачак.
Олимпиадада катнашучыларга яшь буенча чикләүләр куелган: катнашучының яше 2008 нче елның 1 нче июненә 27 яшьтән артык булмаска тиеш. Теркәлүнең соңгы көне - агымдагы елның 5 нче апреле. Мәктәп укучылары өчен аерым читтән торып катнашу мөмкинлеге булдырылган. Олимпиадада катнашу - түләүсез. Җиңүчеләр акчалата һәм кыйммәтле бүләкләр алачак.
Әлеге конкурсның рәсми сайты: http://www.nanometer.ru.
Республикабызда нанотехнологияләр буенча завод-фабрикалар төзелү планлаштырылган заманда, Татарстан Республикасыннан катнашучылар да шактый күп булыр дип көтелә!