БДИны Интернет аша тапшырырга мөмкин
3 Dec, 2009 Сылу 0
Ләкин мондый ташлама чит илдә яшәүче Россия гражданнарына гына биреләчәк. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко аңлатуынча, чит илдә яшәүче кызлар-егетләр Россия югары уку йортларына укырга керергә теләсәләр, аларга ведомство Бердәм дәүләт имтиханын Интернет челтәре ярдәмендә тапшырырга рөхсәт итәчәк. Һәрхәлдә министрлык бу мөмкинлек өстендә эшли.
Министр сүзләренә караганда, Россия Президенты Дмитрий Медведев чит илдә яшәүче ватандашларыбыз өчен Россиядә югары белем алу мөмкинлеләрне киңәйтү фикерен тәкъдим иткән булган. БДИны Интернет аша уздыруны оештыру әлеге мәсьәләне чишү юлы булса кирәк.