Башлангыч сыйныф мөгаллимнәре игътибарына!
11 Nov, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты башлангыч сыйныф укытучыларын квалификация күтәрү курсларына чакыра. “Башлангыч мәктәптә мәгълүмати технологияләр” дигән темага укулар ноябрьнең 23еннән декаберьнең 4сенә кадәр, түләүле формада узачак.
72 сәгатькә исәпләнгән программа ике модульдән гыйбарәт. Беренчесе, “Компьютер грамоталылыгы һәм Интернет белән эшләү нигезләре” программасына тәңгәл килә. Икенче модуль барышында мөгаллимнәр мәгълүмати технологияләрне белем бирү процессының төрле өлкәләрендә кулланырга өйрәнергә тиеш.
Курслар турында тулырак мәгълүмат белән сез уку йортының рәсми сайтында таныша аласыз.