Татфондбанк еллык стипендияләр тапшырды
Стимендияләрнең үзенчәлеге шунда ки, алар республикабызның авыл мәктәпләрендә белем алучы вундеркинд-укучыларга бирелде. Тантана бүген көндез "Корстон" кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Стипендиягә 100 укучы лаек булган. Җиңүчеләр арасында республикабызның барлык 43 районыннан да вәкилләр бар. Бәхетле кызлар-малайлар Татфондбанктан һәр ай саен ел дәвамында 1 мең күләмендә акча алачак. Кыйммәтле бүләкләр вундеркиндларны “үстергән” мөгаллимнәргә дә каралган.
Билгеле булганча, “Авылның 100 сәләтле баласы” исемле акция быел май аенда старт алды. "Татфондбанк" аны үзенең 15 еллык юбилее хөрмәтенә оештырган иде. Максаты – мәктәп җирлегендә белем алучы сәләтле укучыларга һәм аларның педагогларына ярдәм итү. Акция Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә уза.