Әдәбияттан Бөтенроссия олимпиадасы Татарстанда узачак
Быел 9-11 нче сыйныфлар өчен әдәбияттан Бөтенроссия олимпиадасы 31нче марттан 5 нче мартка кадәр Алабуга дәүләт педагогика университетында үтәчәк.
Татарстан Республикасының матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда, Россия регионнарының 300 укучысы 5 көн дәвамында олимпиадасында җиңү һәм призлы урыннар алу өчен көрәшәчәкләр.
11 ел дәвамында жюри җитәкчесе булып педагогика фәннәре докторы, профессор Лев Тодоров тора. Олимпиаданың жюри әгъзалары булып Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Казан һәм Алабуга вузларының галимнәре керә.
Олимпиаданы үткәргән кысаларда зур мәдәни программа: экскурсияләр, Алабуга дәүләт педагогика университеты белән җитәкчеләрне һәм катнашучыларны таныштыру, галимнәр, республиканың танылган укытучылары катнашында “түгәрәк өстәл”, төрле күңел ачу чаралары каралган.