«Мәктәп университеты»?
28 Oct, 2009 Сылу 0
Шушы көннәрдә Казан шәһәре Киров районының 4 нче интернат-гимназиясе базасында үзенчәлекле семинар узды. Томск идарә системалары һәм радиоэлектроника университеты һәм башкаланың Киров районы мәгариф идарәсе мәгълүмати-методик бүлеге тарафыннан оештырылган семинар гомуми мәгарифнең югары баскычында профильле белем бирүне кертү әзерлеге буенча үтте. Темасы - “Мәктәп укучыларын IT-технологияләргә өйрәтүне тормышка ашыру моделе”. Семинар эшендә “Мәктәп университеты” мәгариф үзәге һәм Үстерешле технологияләр алдынгы институты (ВИРТ) вәкилләре Е.И.Егорова, Я.В.Фёдоров, О.П. Клевакина катнаша.