Җиңүчеләрне котлыйк!
Татарстан Республикасында балаларның өстәмә белем бирү оешмалары һәм берләшмәләрендә спортның уен төрләрен үстерү буенча эшчәнлекнең иң яхшы постановкасына республика бәйгесе тәмам. Ярышта республикабызның 14 муниципаль районыннан физкультура-савыктыру юнәлешендәге 58 берләшмә катнаша.
Җиңүчеләрне атыйк: “Халкы 30 меңгә кадәр булган авыл районнары” номинациясендә I урынны Әгерҗе районының “Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе” ала. “Халкы 100 меңгә кадәр булган шәһәрләр” номинациясендә I урынга лаек эшләр табылмый. II урынга Чистай районының «Балалар һәм яшьләр иҗат сарае” чыга. “Халкы 100 мең кешедән дә күбрәк булган шәһәрләр (районнар)” номинациясендә I урынны Әлмәт шәһәренең “Балалар-үсмерләр иҗаты үзәге” һәм төп бүләк Гран-прины Түбән Камалылар – “Балалар-үсмерләрнең 1 нче номерлы спорт мәктәбе” ала. Җиңүчеләр турында тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда тәкъдим ителә.