Кенгуру старт сызыгына баса
27 Oct, 2009 Сылу 0
«Кенгуру» исемле Халыкара математика бәйгесе чираттагы ярышларына әзерлек стадиясен башлап җибәрде. Бу турыда чараның Россиядәге вәкаләтлеге хәбәр итә. Оештыру комитеты “Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Кенгуру” һәм башлангыч мәктәпне тәмамлаучыларның математикадан әзерлекләренә мониторинг үткәрү тестларын киләсе елның 21 нче гыйнварында үткәрергә планлаштыра.
Мәктәпләргә афишалар юлланган. Төрле дәрәҗәдәге оештыручылар өчен инструкцияләр якын арада тәгаенләнәчәк.
Алдагы еллардагы сынауларның материаллары белән http://www.kenguru.sp.ru/allproblems.html#vipusk сылтамасында танышып була.