Яр Чаллы уку йорты Казанга күчерелә
27 Oct, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Спорт министрлыгы башлыгы брифинг барышында Кама дәүләт физкультура институтының (Кама дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе) Казанга күчереләчәге турындагы мәгълүматны раслады. Аның сүзләренә караганда, бу мәсьәлә хакында Россиянең спорт министры Виталий Мутко һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев фикер алышкан. “Карар кабул ителгән инде, хәзер аерым детальләр турында фикер алышу бара. Бүгенге көндә шушы югары уку йортында укучыларга аны Яр Чаллыда тәмамлау мөмкинлеге бирелергә тиеш”, - диде Марат Бариев.
Бу турыда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.