Физикадан Интернет-олимпиада
1 нче октябрь көнне 11 нче сыйныф мәктәп укучыларының 2009/2010 уку елына физикадан Интернет-олимпиадасында катнашу өчен теркәлү старт алды. Олимпиадада катнашу чыгарылыш сыйныф укучысына зур гына ташламалар тудыра. Әлеге олимпиада 2009/2010 уку елында уздырылачак олимпиадалар исемлегендә 9 урынны били, ул регионара статуска ия (https://rsr-olymp.ru/docs/%D0%BF%D1%80%D0%BE%D0%B5%D0%BA%D1%82_%D0%BF%D0...). Димәк, Интернет-ярышта катнашкан 11 нче сыйныф укучылары Россия югары уку йортларына документларын тапшырганда ташламаларга ия булачак.
Олимпиаданың узу тәртибе:
• 1 нче дистанцион тур - 2009 елның 23-26 нчы ноябре, "кинематика" бүлеге буенча.
• 2 нче дистанцион тур – 2010 елның 25-28 нче гыйнвары, "динамика", "статика" һ.б.
• 3 нче дистанцион тур – 2010 елның 1-4 нче марты, "гидродинамика һәм гидростатика" һ.б.
• Йомгак тур - 2010 елның 27 нче марты. Дистанцион турларда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучылар өчен. Әлеге турда катнашу өчен Казанга килү сорала. Сынау Казан дәүләт университеты ярдәмендә оештырылачак. Тулырак мәгълүмат http://barsic.spbu.ru/olymp/ сылтамасы буенча.