“Мин гаиләмне яратам” иншалар конкурсы
5 Mar, 2008 Раил Гатауллин
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Татарстан яшьләре” газетасы редакциясе белән берлектә балаларда гаиләгә, әти-әниләргә карата хөрмәт хисен арттыру, бала тәрбияләүдә гаиләнең роле зур икәнен күрсәтү, балалар күзлегеннән караганда хәзерге гаиләнең нинди икәнлеген ачыклау һәм талантлы укучыларны барлау максатында гомуми урта белем бирү учреждениеләренең 8–11 нче сыйныф укучылары өчен “Мин гаиләмне яратам” иншалар конкурсы үткәрә.
Конкурс эшләре 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт “Татарстан яшьләре” редакциясенә (“Мин гаиләмне яратам” конкурсы) яки электрон почта аша Atna-tat@mail.ru кабул ителә.