КӨН СУЛЫШЫ: Казан дәүләт университеты бетерелде
22 Oct, 2009 Сылу 3
Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев «Төньяк-Көнбатыш, Идел буе, Урал һәм Ерак көнчыгыш федераль округларында федераль университетлар булдыру турында”гы Боерыкка (http://www.kremlin.ru/acts/5793) кул куйды.
Бу ни дигән сүз? 3 ай эчендә Идел буе федераль округында югары һөнәри белем бирүче В.И.Ульянова-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты дәүләт мәгариф оешмасы базасында Идел буе федераль университеты булдырылырга тиеш.
Алдагы алты ай дәвамында яңа университетның үсеш программасы расланачак; Идел буе федераль университетына дәүләт карамагындагы башка югары уку йортлары, башкарма хакимият федераль органнары кул астында эшләүче фәнни оешмалар, дәүләт фәннәр академияләре һәм аларның регионнардагы бүлекләре кушылачак.
Фикерләр
Кунак
27 Октябрь, 2009 - 10:58
Permalink
КДУ бетерелү турында
Мин КДУ бетерелүгә каршы. Гасырлар буе килгән уку йортының исемен алыштырырга кемнең башына килгән? Бу бит Казанның йөзек кашы. Ни өчен МГУның исемен үзгәртмиләр?
Кунак
28 Октябрь, 2009 - 09:29
Permalink
Без барыбер КДУ студентлары
Без барыбер КДУ студентлары булып калачакбыз!
Сылу
2 Ноябрь, 2009 - 15:46
Permalink
Килешәм
КДУда укыган чаклар әле дә истә... Бездә ПФУ тугел КДУ дипломнары...