Казан педагог-психологы Россиякүләм бәйгесе лауреаты булды
Н.И. Лобачевский исемендәге лицейда педагог-психолог булып эшләүче Эльвира Башлай “Россиянең педагог-психологы-2009” Россиякүләм бәйгесендә лауреат исемен алды. “Белем бирү процессында катнашучыларның үзара ярдәм итешеп эшләү нәтиҗәлелеген үстерү өчен” номинациясендә катнашу мөгаллимгә җиңү китерә. “Россиянең педагог-психологы-2009” Россиякүләм һөнәри осталык бәйгесе “Белем бирү. Тәрбия. Үсеш – 2009” Россиякүләм форумы кысаларында уздырыла. Жюри әгъзалары итеп Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Самара һәм башка шәһәрләрнең мәгариф оешмалары вәкилләре билгеләнә. Бәйге өч этапта уза. Мөгаллимнәр һөнәри, иҗади осталыкларын күрсәтә, мәгариф оешмасының үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләү технологияләрен тәкъдим итә.
3 финалистан кала, жюри аерым номинацияләр буенча да җиңүчеләрне билгели. Шул урыннарның берсен Казан педагогы ала.