Мәктәп директорлары игътибарына!
14 Oct, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләрен квалификация күтәрү курсларына чакыра. Дәресләрне уку йортының Мәгариф идарәсе һәм икътисады кафедрасы оештыра.
База саналган мәктәп җитәкчеләрен “Мәгарифне яңарту шартларында конкурентлыкка сәләтле база мәктәбен булдыру һәм үстерү” проблемасы буенча, модульле программа буенча эшләүче мәктәп директорларын “Бүгенге көн мәгариф менеджменты” темасына укырга көтәләр.
Курслар турында тулырак мәгълүмат 236-65-82 телефон номеры буенча.