Алга, Казан!
Татарстан башкаласы Казан хәзер Интернет челтәрен кулланучылар арасында Россиянең лидер-шәһәрләре рәтенә керә. “Матрица” Интернет-корпорациясенең мәгълүмати-аналитик бүлеге мәгълүматларына караганда, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Екатеринбург шәһәрләреннән кала иң күп Интернет кулланучылар саны белән Казан бара.
Нибары бер ел эчендә Россиянең өченче башкаласы 8 нче урыннан 4 нче урынга сикерә. LiveInternet статистик мәгълүматларына күз салсак, 2008 елда башкалада тәүлегеә уртача 133 000 кеше Интернеттан файдаланган булса, бүген бу сан 420 000 кешегә күтәрелгән. Әйтик, Мәскәүдә 24 сәгать эчендә Интернетта 5816 000 кулланучы, Санкт-Петербургта - 2244 000, Екатеринбург шәһәрендә - 657 000 кеше утыра.
Интернет-тикшерүләр уздыру нәтиҗәсендә, Татарстан Интернетының алга китеш нәтиҗәлелеге 30-50 процентка үсәчәген фаразлыйлар.