Түбән Кама укучылары Италия мөгаллимнәре белән очрашты
10 кешедән торган делегациянең сәяхәтендә Түбән Кама инде өченче шәһәр. Моңарчы алар башкалада һәм Яр Чаллы шәһәрендә кунак булганнар. Чит ил мөгаллимнәрен шәһәр мэры Айдар Метшин һәм мөгаллимнәр каршы алган. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Түгәрәк өстәл барышында педагоглар барлык мәгариф хезмәткәрләренә дә уртак булган проблемаларны күтәрә. Кунаклар мәгарифне үстерүдә үз тәҗрибәләре белән уртаклаша. Түбән Кама мөгаллимнәрен аеруча бер яңалык кызыксындырган. Италия мәктәпләрендә инвалид балалар сау-сәламәт укучылар бергә укый икән.
“Киләчәк кешесен булдыруда нинди методлар кулланганын белер өчен килдек без. Россия белән танышканда педагогларның проблемалары охшаш булуын аңладык. Шуңа күрә аларны бергә чишәргә кирәк”, - дигән Италиянең Тоскана провинциясе мәгариф министрлыгы департаменты җитәкчесе Альфонсо Карузо.
Италия педагоглары шәһәрнең берничә мәктәбендә кунак була. Түбән Камада бу соңгы делегация түгел. Язга мөгаллимнәр Франциядән коллегаларын көтә.