«Инновацион технологияләр» темасына чыгыш
Белем бирү технологиясенең төп проблемасы булып педагогика өлкәсендәге яңалыкларны, зур тәҗрибәне, авторлык программаларын, новатор укытучыларның эш системасын гомумиләштерү, системага салу тора. “Образование – это индустрия направленная в будущее” дип яза С.П.Капица.
Бүгенге көндә "педагогик технология" термины еш кулланыла. Технология ул – ниндидер эштә, сәнгатьтә, осталыкта кулланылучы алымнар җыелмасы, диелә толковый словарьда.
Педагогик технологиягә төрле автор төрлечә билгеләмә бирә. В.П. Беспалько “Педагогик технология, ул укыту – тәрбия процессын реализацияләүнең эчтәлекле техникасы”, И.П.Волков “Педагогик технология – белем бирү нәтиҗәсенә ирешү планының тулы эчтәлеген язу” , В.М.Монахов « Педагогик технология – белем бирү процессын проектлаштыру, оештыру һәм үткәрүнең уйланылган эшчәнлеге моделе, процесста укытучы һәм укучы эшчәнлеге өчен барлык уңай шартлар тудырылуы мөһим” дип язалар. ЮНЕСКО “Педагогическая технология – это системный метод создания, применения и определение всего процесса преподавания и усвоения знаний с учетом человеческих ресурсов и их взаимодействия, ставяший своей задачей оптимизацию форм образования.
Педагогик технологиянең 3 аспекты булып а) фәннилек, б) белем бирүне планлаштырып, эш нәтиҗәсенә ирешүнең максаты, эчтәлеге һәм бирү методлары җыелмасы алгоритмы булуы, в) педагогик процессны шәхес үзенчәлеген искә алып, төрле төрле чаралар кулланып оештыру тора. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
inftexgilfanova.zip | 11.25 KB |