МӘСКӘҮ. Чит илдә ял иткән укучылар мәктәпкә кертелми
Һәрхәлдә Мәскәүнең кайбер мәктәпләрендә Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко шундый карар чыгарган, дип сөйләшәләр. Әлеге чара балаларның чит илдә H1N1 вирусын йоктырып кайту мөмкинлеген киметү өчен эшләнгән. Чит илдә булып кайтканнарны исә 10 көнлек карантин көтәчәк, диләр.
Әти-әниләр, укытучы һәм директорлар бу тыю белән килешми. Алда көзге каникуллар, димәк планлаштырылган күпме сәяхәтләр, экскурсияләрне кире кагырга туры киләчәк дип саный алар.
«Газете.Ru» хәбәрчеләре алган мәгълүматларга караганда, чит дәүләтләрдән кайткан мәктәп укучыларын медицина күзәтүен узарга һәм алга таба 10 көн дәвамында медикларда исәптә торырга мәҗбүр итә торган карар чынлыкта да бар. Бүгенге көндә АКШ, Мексика, Канада, Бөекбритания, Испания, Төркия, Болгария, Чили, Аргентина, Австралия, Доминикан Республикасы, Индонезия, Таиланд, Кытай һәм Япониядә ял иткәннәр район хастаханәләрендә күзәтү узарга тиеш. Мәскәү мәктәпләренең берсе исә “куркыныч ил”ләр исемлегендә 182 дәүләт бар дип ассызыклый.