Республика үсмерләр китапханәсендә бүген яңа зал ачыла
7 Oct, 2009 Сылу 0
Республика үсмерләр китапханәсендә туган якны өйрәнү һәм вакытлы матбугат залы ачыла. Чарада Татарстан Республикасы министры урынбасары Ирада Әюпованың катнашуы планлаштырылган.
Быел туган якны өйрәнү һәм татар әдәбияты залы туган якны өйрәнү һәм вакытлы матбугат залына үзгәртелгән. Залның китап фонды 11 мең данә китап, 170 төрле газета һәм журналдан гыйбарәт. Китап бирү процессы яңа технологияр буенча алып барылганга, биредә беркайчан да чират булмый.
Очрашуда министрлык исеменнән рәхмәт хатлары да тапшырылачак. Аларны Республика үсмерләр китапханәсе белән озак еллар, нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән мәктәп һәм лицей укытучыларына бирәчәкләр. Актив укучылар да игътибарсыз калмаячак.