Казанның 71нче мәктәбендә профориентация акциясе тәкъдир ителәчәк
7 нче октябрь көнне сәгать 11:00дә Казанның 71нче урта мәктәбендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты, башкаланың Совет районы администрациясе ярдәме белән «Россиядә карьера: Конкурентлыкка сәләтле проектың» дигән профориентация акциясе тәкъдир ителәчәк.
Акция 2-3 сәгатьлек, хәрәкәтчән эшлекле уеннан гыйбарәт. Чарада 80-150 тирәсе мәктәп укучысы катнаша. Профориентация акцияләре “Россиядә карьера” федераль проекты кысаларында оештырыла.
Чараның максаты: һөнәри һәм карьера үсеше өлкәсендә яшьләр белән эшләүнең инновацион, нәтиҗәләре формаларын тәкъдир итү.
Шунысы игътибарга лаек, Казанда узачак акция бер үк вакытта Россиянең тагын 13 регионында үтәчәк.