“Ел сыйныф җитәкчесе” бәйгесе башлана
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында “Елның сыйныф җитәкчесе” республика бәйгесен уздыру турында карар бастырылган.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2009-2010 уку елына эш планы нигезендә һәм “Мәгариф” өстенлекле милли проектының сыйныф җитәкчеләре эшчәнлегенә стимул бирү, ярдәм итү өлешен тормышка ашыру кысаларында Республикакүләм “Ел сыйныф җитәкчесе” исемле бәйге уздырырга планлаштыралар.
Чараны Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ярдәмендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Республиканың Мәгарифне үстерү Институты уздыра.
Ярышта республикабызның барлык төр гомуми белем бирү оешмаларында эшләүче сыйныф җитәкчеләре катнаша ала (1-11 нче сыйныф).
Бәйге 2009 елның октябреннән 2010 елның мартына кадәр өч этапта узарга тиеш. Беренче этап октябрьдә старт ала. Ул мәктәп, район масштабында үткәреләчәк. Икенче зональ этап ноябрь-гыйнвар айларына планлаштырылган. Соңгы тур республика масштабында узачак.
Һәр этапта сыйныф җитәкчеләрен нинди сынаулар көтә, бәйгедә катнашу кагыйдәләре һәм шартлары, тәкъдимнәр белән беркетелгән файлда таныша аласыз.