Тәрбиячеләр дә грант алачаклар
«Шәһри Казан», Нурия Галиева
Быел башкаланың мәктәпкәчә булган уку йортларының 100 иң яхшы педагогы 30 мең сум күләмендә грант алачаклар. Конкурста катнашыр өчен 5 еллык педагогик стаж, урта махсус (тәрбиячеләр өчен) һәм югары (укытучылар өчен) белем, шулай ук беренче яки югары категория кирәк, дип хәбәр иткән Казан Мәгарифе идарәсенең башлыгы Илсур Хадиуллин. Билгеле булганча, документлар җыю 1 нче апрельдән башлана һәм ул конкурсның беренче этабы булачак.
Хәзерге вакытта Казанның 287 мәктәпкәчә булган уку йортында 5334 педагог эшли. Илсур Хадиуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә яңадан 200 педагог таләп ителә. Яшь кадрларны эшкә тартыр өчен, 2008 нче елдан мәктәпкәчә уку йортларында эшләүчеләр балалар бакчасына балалары өчен акча түләүдән азат ителәләр.