БДИ маҗаралары
Бердәм дәүләт имтиханы киләсе елга тагын бер үзенчәлекле сынау белән тулыландырылырга мөмкин. Сүз мәктәпне тәмамлаган укучының проект эшләрен, спортта яулаган уңышларын, район һәм шәһәр бәйгеләрендә, олимпиадаларда катнашуын дәлилләгән портфолио турында бара.
"Без бердәм имтиханны, мәктәпләрдә кабул ителгән бердәнбер сынауны, портфолио системасына алыштыруга омтылабыз. Әлеге портфолиода укучы баланың кимендә югары сыйныфларда яулаган үрләре җыелачак. Портфолио абитуриент укырга кергәндә һәм уку дәвамында исәпкә алынырга тиеш”, - диде Россия Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко.
Министр сүзләренә караганда, портфолио баланың белемнәрен төгәлрәк ачып бирәчәк. Алга таба Россия мәгарифенең портфолио системасына күчәчәгенә министр шикләнми.
Өстәвенә, югары мәктәптә рус әдәбиятыннан инша язу мәҗбүри сынауга әверелергә тиеш, дип саный ул. Ләкин БДИның өлеше буларак түгел. Министр бу сынауны унберләр өчен түгел, ә унынчы сыйныфлар өчен мәҗбүри дисциплина итү ягында.