Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Халыкара укытучылар көне белән котлады
“Хөрмәтле коллегалар!
Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйм!
Мәктәп, мөгаллим, тәрбияче, педагог... Алар безне берләштерә, балачак һәм үсмер чак, олыгаю һәм тормыш юлын сайлап алу чоры белән бәйли. Җир шарында мәктәптән һәм акыллы, михырбанлы, кайгыртучан, күңел җылысын һәм көчен кызганмаган педагогтан башланмаган бер генә һөнәр дә юк. Нәкъ менә шуның өчен туганнар һәм якыннар белән беррәттән йөрәк түребездә мавыктыргыч гыйлем дөньясына юл акчан укытучы да бар.
Бүген республиканың педагогик хезмәткәрләре бетмәс энергия белән, максатына хыянәт итмичә мәгариф эшенә хезмәт итә, алар һәрчак эзләнүдә, иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнә һәм укыту процессына кертә, бүгенге көн педагогиканың актуаль проблемаларын иҗади чишә. Нәтиҗәдә, “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында уздырылган укытучылар бәйгесендә 867 республика мөгаллиме лауреат исемен алды, ә Татарстанның 259 мәктәбе инновацион үсеш программалары бәйгесендә җиңү яулады.
Безнең горурланырлык кешеләребез бар!
Педагогик хезмәт ветераннарына мәктәпкә булган тугрылыгы, һөнәри осталыгы, иҗади хезмәте, шат күңеллелеге һәм балаларга мәхәббәте өчен аерым рәхмәт сүзләрен әйтәм. Сез балалар укытудан бигрәк, яңа буын педагогларын әзерлисез. Сезгә бүген сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм бәхет телим!
Укытучы һөнәре зур тырышлык һәм фидакарьлек, туктаусыз һөнәри үсеш, бетмәс энергия һәм чиксез сабырлык таләп итә.
Кадерле коллегалар! Эшегездә энергия, укытучыларыгыз белән уртак тел табуны һәм укытучы һөнәренә тугры калуыгызны телим. Һәрчак һәм бар җирдә сезгә уңыш юлдаш булсын!” – диелгән Мәгариф һәм фән министры котлавында.