“Ел укытучысы – 2009”
3 нче октябрь көнне Россиякүләм “Ел укытучысы – 2009” бәйгесенең 5 финалистын атадылар. Ел укутучылары, “Кече бәллүр пеликан” ияләре белән таныш булыгыз: Заварыкина Нина Леонидовна (Владимир өлкәсе, Вязники шәһәренең 9нчы урта мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы), Кружалов Владимир Владимирович (Мәскәү, 1542нче гимназия, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы), Муранов Вадим Александрович (Мәскәү өлкәсе, Ногинск шәһәре, 19нчы мәктәп, физика укытучысы), Никифорова Наталья Сергеевна (Чиләбе өлкәсе, Магнитогорск шәһәре, математиканы тирәнтен өйрәтүче 5нче урта мәктәбенең математика укытучысы), Прокофьева Светлана Дмитриевна (Псков өлкәсе, «Гуманитар лицей», немец теле укытучысы).
Кызганыч, Татарстан финалисты Гүзәл Хөсәенова беренче унбишлеккә дә керә алмады. Юбилей саналган 20нче бәйгенең абсолют җиңүчесен исә бик тиздән, бүген белербез.