Мәктәпләргә укыту җиһазлары комплекты каралган
4 Mar, 2008 Кунак
2008 нче елда Россия мәктәпләрен кимендә 7 мең яңа укыту җиһазлары белән тәэмин итү планлаштырылган. Мәгариф буенча Федераль агентлыкның коллегия утырышыннан билгеле булганча, Федераль бюджеттан әлеге максатлар өчен 2,3 млрд. сум акча резервланган.
“Мәгариф” милли проекты кысаларында физика, химия, биология һәм география кабинетларына яңа җиһазлар, шул исәптән интерактив такталар тапшыру 2006 нчы елдан ук бара. 2007 нче ел Рус теле елы булып игълан ителгәннән соң, исемлеккә рус теле һәм әдәбияты кабинетлары да кертелгән.
Гомумән, 2007 нче елда регионнарга 11554 комплект укыту җиһазлары бирелгән.