БДИның катлаулы биремнәрен кемнәр тикшерә?
Узган БДИ кимчелекләрен бетерү эше дәвам итә. Бердәм дәүләт имтиханнарының иң катлаулы саналган С өлешен тикшерәчәк белгечләрне Россия мәгариф күзәтчелеге “иләк” аша үткәрәчәк. Россия мәгариф күзәтчелегенең Мәгариф сыйфатын контрольдә тоту һәм бәяләү идарәсе башлыгы Валентин Шаулин ассызыклавынча, узган ел сынауларында С өлешен тикшерүче белгечләр ялган бәяләр куя. Бу юнәлештә 2 меңнән артык тикшерү уздырылган. Белгечләрнең үз эшләренә тиешле җитдилек белән карамавы массакүләм характерда булмаса да, очраклар шактый күп теркәлгән.
Бүгенге көндә имтиханнарның С өлешен тикшерәчәк белгечләр базасы төзелә. “Һәр регионда узган елны ничек эшләүләренә карап, яңадан белгечләр сайлап алыначак”, - диде Шаулин. Өстәвенә, Россиянең барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының эшләре кертеләчәк федераль мәгълүмати система булдырылырга тиеш. Системадагы эшләр алга таба белгечләргә таратылачак. Тикшерүчеләр кемнең эшен бәяләвен белә алмый. Димәк, ялган БДИ нәтиҗәләрен ясау мөмкинлеге дә кимергә тиеш.