Казан мәктәпләре Интернет-ярышка әзерләнә
Кичә Казан шәһәре Киров районының 135нче мәктәбендә укытучылар һәм укучылар “Мәктәп сайтын ясау” шәһәркүләм семинар-практикумына җыелдылар. Биредә әле үз сайтлары булмаган 36 мәктәп һәм 9 мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмалары командалары катнаша. Семинарда “Сайтлар конструкторы”ның яңа версиясе тәкъдим ителгән. Сайт ясау серләренә исә Казан дәүләт техник университеты профессоры, Татарстан Республикасының Яңа мәгълүмати технологияләр үзәге җитәкчесе Ирек Әнвәр улы Сабаев, Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең Шәһәр мәгълүмати-диагностик үзәге бүлек мөдире Андрей Юрьевич Бахтин һәм Киров районының 53нче мәктәбе директоры М.К.Каюмов өйрәтә.
Белем бирүче-гамәли семинарлар, мастер-класслар сериясе шуның белән тәмам. Алда укучыларны Казан шәһәре мәгариф оешмаларының Интернет-сайтлар бәйгесе көтә. Быел ул спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына багышланачак.