Мәктәп укучыларын дежур торырга мәҗбүр итә алмыйлар
24 Sep, 2009 Сылу 1
Һәрхәлдә Екатеринбург районнарының берсендә Прокуратура шундый карарга килә. «Балаларны закон нигезендә дежур торгызу өчен (такта юу, чүп чыгару, сыйныф бүлмәсен җилләтү һ.б.) укучының ризалыгы һәм әти-әнисенең язмача рөхсәте булырга тиеш”, - дип хәбәр итә “Интерфакс” бер мәгариф оешмасы юристының сүзләренә таянып.
Фикерләр
Сылу
24 Сентябрь, 2009 - 10:08
Permalink
Тыюлар күп
Укучыларның мәктәптә дежур тору-тормавын башка кануннарда да табарга мөмкин. Әйтик, мәктәп ашханәләрендә укучылар савыт саба юуда, азык калдыкларын чистартуда, өстәлләрне җыештыруда, порцияләр бүлүдә һ.б. катнашрыга тиеш түгел. Россиянең төп санитар табибы Геннадий Онищенко кул куйган таләпләрдә мондый тыюларны күп очратырга мөмкин.
Ләкин такта юу, минемчә укучы эше!