Физика укытучылары өчен курслар
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты (табигый фәннәрне укыту методикасы кафедрасы) физика укытучыларын агымдагы елның 5-23нче октябрь көннәрендә узачак курсларга чакыра. Квалификация күтәрү курслары “Компетентлы метод контекстында укытучының педагогик осталыгы” темасына укылачак.
Программада түбәндәге мәсьәләләр күтәреләчәк:
• Бүгенге көн җәмгыятендә мәгариф үсешенең иҗтимагый-икътисади һәм хокукый аспектлары
• Белем бирү процессының психологик-педагогик нигезләре
• Физика укытучысының тикшерү-бәя бирүдә компетентлыгы
• Татарстан Республикасы мәктәпләрендә физикадан укыту методик комплексын куллану
• БДИ контекстында физикадан биремнәр чишү технологиясе
• Физикадан укыту методик комплекслар авторлары белән очрашу һ.б.
Тулырак мәгълүматны сез 8 (843) 2-36-68-11 телефон номеры буенча белә аласыз.