Ислам мәгариф системасы Россиядә алга таба да үсеш алачак
Бу турыда ИТАР-ТАССта булып узган матбугат конференциясендә Россия мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин сөйләде.
«Без ислам мәгарифе үсешенең билгеле бер баскычына җиттек, уку йортлары өчен белем бирү стандартлары расланды” - дип ассызыклады мөфти шәех Равил Гайнетдин. – Алга таба Россия ислам уку йортлары саны артачак”. Төньяк Кавказда күптән түгел тагын бер уку йорты ачылды. Сүз Грозный шәһәрендәге ислам университеты турында бара. Димәк, Россиядә ислам белемен бирүче 6 югары уку йорты эшли (Казан, Мәскәү, Уфа, Махачкала).
Равил Гайнетдин танылган чит ил ислам университетлары белән элемтәләр ныгытуын да билгеләп үтте. «Хәзерге көндә Мисыр, Тунис, Марокко һәм Малайзия университетлары белән сөйләшүләр бара, Россия студентларын Алжир университетларында укыту өчен Алжирның ислам эшләре буенча министры белән килешү әзерләнә”, - дип хәбәр итте мөфти. Равил Гайнетдин сүзләренә караганда, иң сәләтле студентларны Россиядә база саналган белемнәрне алгач, тел өйрәнер һәм өстәмә белемнәр алу өчен ислам илләренә җибәрәчәкләр.