“Зур Бәллүр пеликан” кемгә эләгер?
23 Sep, 2009 Сылу 0
24нче сентябрьдә сәгать 17:00дә Мәскәү хөкүмәтенең Зур конференц-залында “Россиянең Ел Укытучсы-2009” Бөтенроссия бәйгесен тантаналы ачу церемониясе узачак. Адресы: Яңа Арбат ур., 36/9нчы йорт.
Ярышта Россиянең төрле регионнарыннан 69 мөгаллим катнаша. Педагогларны төрледән-төрле сынаулар көтә. Чаралар Интернет аша трансляцияләнәчәк. Нәтиҗәләрне исә 5нче октябрьдә Халыкара укытучылар көнендә игълан итәчәкләр.