Мәгълүмати технологияләргә таба тагын бер адым
25нче сентябрь көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Балалар-үсмерләр техник иҗаты һәм мәгълүмати технологияләр республика үзәге базасында гамәли техника һәм информатика нигезләрен өйрәтүчеләр, кул сәнгате һәм техник иҗат берләшмәләре (түгәрәкләре), башлангыч, урта һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен республикакүләм семинар узачак. Җыенның темасы: «Мәгарифнең сыйфатын һәм аңлаешлы булуын үстерү өчен мәгълүмати-компьютер технологияләрен куллану, инновацияләргә йөз тотучы укучыларны формалаштыру методлары һәм формалары”.
Сәләтле балалар белән эшләү формаларын һәм методларын киңәйтү максатында информатика һәм программалау буенча олимпиадалар үткәрү графигы да тәкъдим ителәчәк. Бу – агымдагы елның 19-21нче декабрендә читтән торып узачак республикакүләм олимпиадасы, 2010 елның 25-26нчы февраленә планлаштырылган команда олимпиадасы (3 кешелек) һәм киләсе елның 8-9нчы апрелендә үтәчәк предмет олимпиадалары (шәхси зачетта).
Семинарда информатика укытучылары өчен олимпиада биремнәрен барлау буенча гамәли дәресләр оештырылачак. Димәк, әлеге предметтан узачак ярышларда катнашучы кызлар-егетләрне дә нәтиҗәлерәк әзерләячәкләр.
Семинар турында тулырак мәгълүматны rcdu.narod.ru сылтамасы буенча табарга мөмкин.