Финанс базары буенча россиякүләм олимпиада башлана
Финанс базары дисциплинасыннан V Россиякүләм олимпиада старт алды. Биредә югары сыйныф укучылары көч сынаша. Катнашу гаризаларын агымдагы елның 30нчы октябренә кадәр юлларга кирәк.
Фонд базары һәм идарә институты (ИФРУ) урта гомуми белем бирү мәктәпләре, лицей һәм гимназияләрнең 9, 10 һәм 11нче сыйныф укучыларын олимпиадада катнашырга чакыра. Әлеге чара мәктәп укучылары олимпиадаларының (2009/2010 уку елы) рәсми исемлегенә кертелгән. Димәк, җиңүчеләр дәүләт һәм муниципаль югары, урта һөнәри белем бирү оешмаларына укырга кергәндә ташламаларга ия булачак. Бүгенге көндә уку йорты уздырган олимпиадаларда Россиянең 70 субъектыннан барлыгы 6000 артык кеше катнашкан.
Олимпиада 3 турда уза. Беренче тур читтән торып үткәрелә. Укучылар махсус тестлар чишә. Билгеле күләмдә баллар җыйган кызлар-егетләрне (һәр регион буенча) 2нче турга чакырачаклар. Бу стадиядә катнашучылар бирелгән темага иҗади эссе яза. Аларны 1нче мартка кадәр оештыру комитетына юлларга кирәк. Соңгы тур апрельдә үтәчәк. Үз чиратында ул да 3 этапка бүленгән: тест язу, язмача имтихан, иҗади эш. Он-лайн теркәлү өчен сылтама: http://www.ifru.ru/700
Нигезләмә белән беркетелгән файлда таныша аласыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Нигезләмә.pdf | 2.98 MB |