Мөслим районында директор хокуклары якланган
Мөслим районы прокуратурасы Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры исеменнән законсыз эштән азат ителүе турында мөрәҗәгать кабул итә.
Гариза юллаучы 1987нче елдан әлеге мәктәптә директор вазыйфаларын башкаруын, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы боерыгы нигезендә янәсе үз теләге белән, пенсия яшенә җитү сәбәпле эштән азат ителүен язган. Элеккеге директор исә үз теләге белән китү турында бернинди дә гариза язмавын ассызыклый. Пенсия яшенә җитү директор вазыйфаларыннан алуга сәбәп була алмый. Директор үз эшен тиешенчә башкарган, сәламәтлеге яхшы, эштәге уңышлары өчен күп тапкырлар бүләкләнгәне була.
Нәтиҗәдә, район прокуратурасы тарафыннан тикшерү уздырыла. Директорны эшеннән азат итү турындагы боерык хезмәт турындагы законнарны тупас рәвештә бозып язылганы ачыклана. Беренчедән, директор китү турында гариза язмый. Икенчедән, боерык укытучы чираттагы түләнелә торган җәйге ялда булганда чыга.
Директорны үз вазыйфаларына суд тикшерүләре башланганчы ук кайтаралар, дип хәбәр итә Республика Прокуратурасы рәсми сайты.