"Архипелаг ГУЛАГ" мәктәп программасына кертелде
21 Sep, 2009 Сылу 0
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры боерыгы белән XX гасыр Рус әдәбияты буенча төп мәгариф программалары минимумына Александр Исаевич Солженицынның "Архипелаг ГУЛАГ" романыннан фрагментлар өстәлде.
Эллеке программалар буенча мәктәптә А.И. Солженицынның бары ике әсәре генә өйрәтелә иде. Сүз урта мәктәптә укытыла торган "Матрёнин двор" хикәясе һәм 11нче сыйныфлар программасына кертелгән "Один день Ивана Денисовича" повесте турында бара.
Моңарчы "Архипелаг ГУЛАГ" романыннан фрагментлар гуманитар профильле мәктәпләрдә генә укытылды. Хәзер исә роман урта (тулы) гомуми белем бирү дәүләт мәгариф стандартларының федераль компонентына кертелгәч, "Архипелаг ГУЛАГ"ны уку барлык Россия гомуми урта мәктәпләре өчен дә мәҗбүригә әйләнде.