Биология укытучылары игътибарына!
18 Sep, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының табигый фәннәрне укыту методикасы кафедрасы биология укытучыларын “Белем бирүнең сыйфатын үстерү шарты буларак биология укытучысының һөнәри компетентлыгы” проблемасыннан квалификация күтәрү курсларына чакыра. Укулар агымдагы елның 28нче сентябре-16нчы октябренә планлаштырылган. Тулырак мәгълүмат 2-36-68-11 телефон номерлары буенча (Татьяна Владимировна Яковенко).