Мәктәптә ашау күпмегә төшә?
Авыр икътисади хәл булуга карамастан быел башкала мәктәпләрендә туклану бәясе артмаячак. Былтыргы бәяләр (25 сум 60 тиен) үзгәрми, дип хәбәр иткән Казан мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Хадиуллин “Татар-информ” хәбәрчеләренә. 2006 елда Казанда шәһәр мэры Илсур Метшин инициативасы белән мәктәптә туклануны яхшырту һәм яңарту программасы старт алган иде. Нәтиҗәдә, "Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты" муниципаль унитар предприятиесе барлыкка килде.
Ә бу үз чиратында Казанның 100 процент башлангыч сыйныф укучыларын һәм 80 процент өлкән сыйныфларны кайнар ризык, кабатланмас меню белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
P.S. Игътибарыгызга Мәктәп укучылары өчен сәламәт туклану сүзлеген тәкъдим итәбез. Чыганак: Кулланучыларның хокукларын һәм кешенең иминлеген саклау сферасында күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең рәсми сайты.