САНКТ-ПЕТЕРБУРГ - татар теле курслары
17 Sep, 2009 Сылу 0
Россиянең икенче башкаласы Санкт-Петербургта татар теле курслары старт ала. Бу якшәмбедә төньяк башкалада Алсу Ринат кызы Хөснетдинова татар теле курсларын башлап җибәрәчәк. Бүегенге көндә бердәнбер профессиональ курсларны Санкт-Петербургта Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаган Алсу алып бара. Дәресләр һәм якшәмбе көндезге 13:00дә башланачак.