Яңа чикләүләр
БДИның уңай якларын быелгы абитуриентлар җитәрлек татыгандыр. Сүзем документ нөсхәләрен берьюлы берничә уку йортына, дистәләгән факультетка бирү мөмкинлеге турында бара. Нәтиҗәдә, быел күп кенә факультетларда группалар тиешенчә тутырылмаган. Бу турыда сүз күп булды. Әлеге мәсьәләгә нокта куелырга маташа. Киләсе елда абитуриентлар документларын 3 кенә уку йортына һәм нибары 3 белгечлеккә генә тапшыра алачак. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Гражданнарны дәүләт карамагындагы югары уку йортларына укырга алу тәртибе турындагы боерыкның проекты моңа дәлил. Проект белән министрлыкның рәсми сайтында танышып була.
Исегездә булса, август ахырында ил башлыгы Дмитрий Медведий Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына абитуриентларга документларын тапшыру буенча чикләмәләр билгеләргә кушкан иде.
Документ нөсхәләрен берьюлы бюджет һәм түләүле урыннарга, көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләренә бирү мөмкин. Документларның оригиналын тапшырыргамы, әллә нәсхәләренме – абитуриент үзе хәл итә.
Документлары тапшыру көнендә абитуриентның БДИ нәтиҗәләре турындагы таныклыкны күрсәтү мөмкинлеге булмый икән, кабул итү комиссиясе теге яки бу фәннән җыйган балларны укучы сүзенә ышанып язарга бурычлы. БДИ турындагы таныклыклары берничә булган укучылар (сынауны төрле елларда узган очракта) документның кайсысын тапшыруын үзе сайлый.