Урысча укып, татарча җырлыйбыз
15 нче сентябрьдә Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләр буенча комитеты утырышында республиканың телләр турындагы канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды. Биредә сүз Русиянең Югары мәхкәмәсе тарафыннан кабул ителгән канун проекты нигезендә сайлау бюллетеньнары, референдумга чыгарылган мәсьәләләр, мәдәни чаралар турындагы игъланнар, белдерүләрнең һәм авыллардагы җыеннарның текстлары ике дәүләт телендә язылуын тәэмин турында барды. Комитет рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, моннан бер ел чамасы элек республика прокуроры Татарстан халыклары телләре турындагы канунга үзенең протестын белдергән. Һәм ул протестны рәсми рәвештә Татарстан Дәүләт шурасына юллаган булган.
Әлбәттә, бу кануни гамәлләр тормышка аша башласа, монда мәзәгрәк хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин. Разил Вәлиев сүзләренә караганда, кечкенә генә милли авылда да, ул татар, чуаш, мари авылы булсынмы, андагы җыелышлар протоколы, һичшиксез, урысча да булырга тиеш икән. Мәсәлән, татар авылында көтүче сайлап кую турында яки кое казу турында җыелыш булды ди, аның игъланы урыс телендә дә булуы кемгә кирәк. “Бу Медведевка да, Путинга да кирәк түгел. Шул канун өчен генә кирәк булып чыга,” – дип саный комитет җитәкчесе. Разил Вәлиев әлеге мәсьәлә турында Татарстан Югары мәхкәмәсендә дә чыгыш ясаган. Ул аны татарча ясаячагын әйткән, ләкин мәхкәмәдә тәрҗемә итәргә кеше табылмаган. “Мин аларга иң югары мәхкәмдә тәрҗемәче табалмыйсыз икән, ничек инде аны кечкенә генә 20-30 йортлык авылда табып булсын дидем, - ди комитет рәисе. - Моңа кадәр канунда татар концерты икән, аның игъланнарын - татарча, урыс концерты икән, урысча гына бастыру мөмкин иде. Ә яңа төзәтмә нигезендә аларның барысы да ике телдә басылырга тиеш. Мисал өчен, Илһам Шакиров концертына 100% татарлар гына җыелса һәм татар җырлары гына җырланса да, игъланны без киләчәктә ике телдә бастырырга тиеш булабыз.”
Чыганак: tatar-congress.org/tat/