Аспирантлар фатирлар алачаклар
3 Mar, 2008 Кунак
“Мәгариф” милли проекты кысаларында грантлар алган Мәскәү югары уку йортларының аспирантларына аерым фатирлар бирәчәкләр. Бу турыда Мәскәү мэрының беренче урынбасары Юрий Росляк хәбәр иткән.
“100 грантның 25ен Мәскәү вузлары яулады. Һәм фатир югары уку йортларына үзләренең аспирантлары өчен биреләчәк”, - ди мэр урынбасары.
Росляк башкала аспирантларына тормыш һәм иҗат өчен уңайлы шартларда яшәргә кирәгенә аеруча басым ясаган. Аның сүзләренә караганда, Мәскәү Хөкүмәте шулай хәл итеп башкала мәгарифенә ярдәм күрсәтә.