Казанда мөселман мәгарифенә багышланган җыен узачак
28-29 сентябрь көнне Казанда “Россия һәм чит илдә мөселман мәгарифе” дигән халыкара конференция узачак. Анда дәүләт һәм ислам уку йортлары вәкилләре катнашачак.
Конференцияне Ислам конференциясе оешмасы каршындагы мәгариф, фән һәм мәдәният эшләре ислам җәмгыяте ярдәмендә татар дәүләт һуманитар педагогика университеты һәм Русия ислам университеты оештыра.
Чара кысаларында мөселман белеме системасы үсеш перспективалары һәм аның бүгенге хәле, Россия исламы тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендә максатчан дәүләт программалары турында сөйләшү каралган.
Татар дәүләт һуманитар педагогика университетының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, конференциядә аеруча да мөселман белем бирү оешмалары халыкара хезмәттәшлеге һәм аның дөньякүләм яшәешкә мөнәсәбәте мәсьәләсе тикшереләчәк.
Чарада Россия, БДБ һәм ерак чит илләрдән ислам һәм дәүләт уку йортлары, халыкара мәгариф, фән һәм мәдәният эшләре ислам оешмасы җитәкчеләре, ислам дөньясы университеты федерациясе вәкилләре, фән, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләренең катнашуы көтелә.
Конференциядә берничә бүлек каралачак: Россия һәм чит илдә мөселман мәгарифе үсешенең заманча тенденцияләре, бүгенге мәгариф системасында төбәктәге мөселман мәгарифе традицияләре, төрле конфессия шартларында мөселман мәгарифе, белем бирү өлкәсе кысаларында элек кулланылган рухи мирасны кайтару мәсьәләләре, мөселман мәгарифендәге инновацияләр.
Чыганак: www.azatliq.org
Фикерләр
Кунак
8 Сентябрь, 2009 - 21:08
Permalink
Бу жыенда катнашу рохсэт
Бу жыенда катнашу рохсэт ителэме? эллэ анда билгелэнгэн кешелэрг
э генэ керу ярыймы?
Сылу
15 Сентябрь, 2009 - 11:01
Permalink
Жавап
Хөрмәтле кунак!
Әлеге конференциянең пленар өлеше ТДГПУда үтә. Конференциягә керү өчен гариза язып теркәлергә кирәк. Әлеге эшне оештыручы җитәкчеләрнең берсе Насыйбуллов Камил Исхак улы "Катнашырга теләк белдергән кешеләр килсеннәр, залда урын гына аз булырга мөмкин. Конференциядә бик зур, даирәле кунаклар була", - диде.
Ләкин, чакырулы делегацияләр күпсанлы, ә зал сыешлыгы чикле булганга, башта безгә шалтыруны сорыйбыз: 89033056763. Алга таба без элемтә өчен телефоннар бирербез.