Быел Төмәндә татар теле белгечлеге буенча югары уку йортларына студентлар кабул ителмәде
Төмән дәүләт университетның татар бүлеге җитәкчесе профессор Хәнисә ханым Алишина болай аңлатты бу хәлнең сәбәбен. Элекке елларда бюджет акчасына 10 абитуриент кабул ителгән булса, быел 5 урын гына бирелгән. Бу бүлеккә керергә теләүчеләрдән 7 гариза килгән булган, бюджет акчасына булмагач, шуларның икесе кире алган гаризаларын. 5 кеше кабул ителгән, әмма бу санда гына аерым төркем тоту мөмкин булмаганлыктан, алар да рус теле һәм әдәбияты бүлегенә күчерелгәннәр.
Рус-татар бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре докторы Флера Сәйфуллина әйтүенә караганда, Тубыл педагогия институтында хәлләр тагын да катлаулырак булып чыккан. Ул турыда Флера ханым яз башыннан ук чаң суга башлаган иде инде. Бәла бердәм дәүләт имтиханнарына барып тоташа. Бу бүлеккә керү өчен, абитуриентлар мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнарын тарих, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты буенча тапшырган булырга тиешләр иде, ә татар мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты белән математика буенча гына тапшырганнар. БДИ баллары белән керү таләпләренә һич тә җавап бирә алмый Төмән өлкәсендәге татар мәктәбен тәмамлаган бала, шунлыктан югарыда телгә алынган ике югары уку йортының да татар бүлекләре беренче курссыз башладылар яңа уку елын.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru